Noble Quran » Татарча » Sorah Al-Asr ( The Time )

Choose the reader


Татарча

Sorah Al-Asr ( The Time ) - Verses Number 3
وَالْعَصْرِ ( 1 ) Al-Asr ( The Time ) - Ayaa 1
Замана, дәвер, кич, икенде намазы, гасыр белән ант итеп әйтәмен ки.
إِنَّ الْإِنسَانَ لَفِي خُسْرٍ ( 2 ) Al-Asr ( The Time ) - Ayaa 2
Дөреслектә адәм баласы хәсрәттәдер, кадерле гомерен дөнья өчен генә әрәм итеп зур зарарлануда, кимчелектәдер.
إِلَّا الَّذِينَ آمَنُوا وَعَمِلُوا الصَّالِحَاتِ وَتَوَاصَوْا بِالْحَقِّ وَتَوَاصَوْا بِالصَّبْرِ ( 3 ) Al-Asr ( The Time ) - Ayaa 3
Мәгәр Коръән өйрәткәнчә дөрес юл белән чын иман китереп Ислам динен кабул иткән, һәрвакыт изге гамәлләр кылган, Коръән дәлилләре белән, хактан һич тә аерылмаска бер-берсен өндәшкән, һәм тормыш вә дин мәшәкатьләренә, килгән төрле авырлыкларга, бәла-казаларга сабыр итәргә чыдамлы булырга бер-берсен өндәшкән хак мөэминнәр генә зарарлануда, кимчелектә, хәсрәттә булмаслар.

Random Books

  • Иң кирәкле догаларАллаһ әйтте: «Мине итагатьлек белән зикер итегез! Мин сезне савап вә мәгьфират белән искә алырмын. Миңа шөкер итегез һәм көферлек кылмагыз».

    Formation : Ниязетдин мулла Миңлеәхмәт әл-Хәнәфи

    Source : http://www.islamhouse.com/p/338569

    Download :Иң кирәкле догалар

  • Балаларга пәйгамбәрләр тарихыБу пәйгамбәрләр кыйссасын, кадерле вә газиз балалар өчен җиңел вә аңлаешлы итеп һәм дә булдыра алганча кыскартып язылды. Һәрбер пәйгамбәр кыйссасы азагында, балаларның аңлауларын ныгытыр өчен сораулар куйелды вә кыйссадан алынган кайбер файдалар һәм гыйбрәтләрне билгеләп уздырылды.

    Formation : Ниязетдин мулла Миңлеәхмәт әл-Хәнәфи

    Source : http://www.islamhouse.com/p/330713

    Download :Балаларга пәйгамбәрләр тарихы

  • Догаң кабул булсын дисәң!Дога, мөселман кешесенең тормышында зур әһәмияткә ия. Ул Аллаһ тәгаләгә тәүхид белән бәйле.

    Formation : Ниязетдин мулла Миңлеәхмәт әл-Хәнәфи

    Source : http://www.islamhouse.com/p/330709

    Download :Догаң кабул булсын дисәң!

  • Балаларга Иман дәресләреБу кыска гына китап мәктәп яшендәге урта сыйныф балалары өчен динебезне, өммәтебезне вә милләтебезне күтәрүгә бер сәбәп булсын дип әзерләнде.

    Formation : Ниязетдин мулла Миңлеәхмәт әл-Хәнәфи

    Source : http://www.islamhouse.com/p/330711

    Download :Балаларга Иман дәресләре

  • Күп хатынлыкБезгә кадәр булган заманалардан башлап инде христиан-Аурупа фикерләренең үсентесе үсеп чыкты. Ул фикерләр хәзерге вакытларда көчәеп, мөселманнар арасында киң тамыр җәеп килә. Күп кенә мөселманнар бу фикерләрнең Ислам гакыйдәсенә каршы килгәнлеген аңламыйлар, яки аңларга да теләмиләр. Шуларның бер-се; мөселманга дүрт хатын алуга каршы булган фикерләр.

    Formation : Ниязетдин мулла Миңлеәхмәт әл-Хәнәфи

    Source : http://www.islamhouse.com/p/338173

    Download :Күп хатынлык